Баш бит
Казан 2022
Чаралар
Элемтә
VK
Кушылырга
En
Ru
Теркәлү бара
Казан Глобаль яшьләр саммиты
27-30 август, 2022 ел
«Россия-ИХО» Халыкара яшьләр форумы
14-18 сентябрь, 2022 ел
ИХО илләренең киберспорт буенча Халыкара яшьләр чемпионаты
21-24 сентябрь, 2022 ел
Халыкара заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале
16-20 октябрь, 2022 ел
ИХО илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессы
1-5 ноябрь, 2022 ел
«Казан – ИХО Яшьләр башкаласы 2022» елы ябылу тантанасы һәм «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре лидерлары» халыкара премиясен тапшыру тантанасы
15-16 декабрь, 2022 ел
Чаралар
Казан Глобаль яшьләр саммиты
Казан Глобаль яшьләр саммиты
27-30 август, 2022 ел.
Казан/Татарстан (Россия Федерациясе)
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы (Россия Федерациясе) һәм Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы (ICYF), Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды белән берлектә, «Казан - ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында Казан Глобаль яшьләр саммитын оештыра. Саммит 2022 елның 27-30 августында Казан шәһәрендә узачак.
Саммит яшьләр сәясәте җитәкчеләрен, Халыкара оешмалар лидерларын, яшь лидерларны һәм экспертларны җәлеп итә. Саммитның максаты - алдынгы тәҗрибәне туплау һәм стратегик кызыксынган яклар арасында нәтиҗәле аралашу урнаштыру, ИХО регионында яшьләрнең ролен киңәйтү.
Саммитның көн тәртибендә:
Мәдәниятара диалогны үстерүдә яшьләрнең роле, аларның локаль һәм глобаль дәрәҗәдә әлеге юнәлешкә кушылулары. Саммитта түбәндәге темаларга игътибар бирелә:
1. Мөмкинлекләрнең бер дәрәҗәдә булуы
2. Эшмәкәрлек күнекмәләре
3. Психик сәламәтлек
4. Мәдәниятара диалог
5. Яшьләр миграциясе
6. Цифрлаштыру
Гаризалар 2022 елның 18 июленә (GMT +3) кадәр кабул ителә. Гаризагызны югарыда күрсәткән вакытка кадәр җибәрүегез сорала
ГАРИЗА БИРҮ
«Россия-ИХО» Халыкара яшьләр форумы
«Россия-ИХО» Халыкара яшьләр форумы – ИХО илләренең проект командаларын берләштерүче платформа. Форум социаль эшмәкәрлек, мәдәният, тотрыклы үсеш, мәгариф юнәлешләре буенча белем бирү программасын һәм милләтара проектлар булдыру өчен проект эшчәнлеген үз эченә алачак. Форум нәтиҗәләре буенча катнашучылар проектларын гамәлгә ашыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча халыкара экспертлар белән питч-сессия узачак.
Гаризаны якын арада җибәреп булачак.
ИХО илләренең киберспорт буенча Халыкара яшьләр чемпионаты
Киберспортта казанышлары булган төрле мәнфәгатьләрдәге яшьләрне җәлеп итүнең яңа форматы. Ярышларда катнашып, делегатлар командада эшләргә һәм максатчан булырга өйрәнәләр, тактик фикерләүне һәм карарлар кабул итү тизлеге, реакция, озак вакыт дәвамында бер үк эшне сыйфатлы итеп ашкару кебек мөһим күнекмәләрне үстерәләр.
Гаризаны якын арада җибәреп булачак.
Халыкара заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале
Фестиваль Ислам дөньясы оешмасы илләре яшьләре арасында мәдәнятара һәм милләтара диалог өчен мәйданчык булдыруга, яшьләрнең иҗади һәм креатив потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Фестиваль программасында хореография, вокал, арт, театр юнәлешләре буенча белем бирү модульләре каралган, шулай ук гала-концерт өчен милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, уртак мәдәни номерлар куелачак.
Гаризаны якын арада җибәреп булачак.
ИХО илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессы
Конгресс Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь галимнәрен, тикшеренүчеләрен һәм экспертларын берләштерәчәк.
Конгресс кысаларында катнашучылар Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре киңлегендә социаль-мәдәни, сәяси һәм икътисади процессларны фаразлау һәм аларны чишү юллары турында фикер алышачак.
Конгресс нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы әзерләнәчәк.
Гаризаны якын арада җибәреп булачак.
«Казан – ИХО Яшьләр башкаласы 2022» елы ябылу тантанасы һәм «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре лидерлары» халыкара премиясен тапшыру тантанасы
Елга нәтиҗәләр ясау, ИХО илләре һәм Россия регионнарыннан төрле номинацияләр буенча лидерларны бүләкләү.
Гаризаны якын арада җибәреп булачак.
Безнең чараларга кушылыгыз һәм соңгы яңалыкларны белеп торыгыз!
Баш бит
Казан 2022
Чаралар
Кушылырга
VK