Казан – 2022 елда ИХО илләренең Яңа Яшьләр башкаласы. Мондый карар ИХО Яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде. 2022 ел халыкара вакыйгаларга бай булачак, һәм һәркем аларның бер өлеше була ала. Кушылыгыз!
Бүген көндә Казан – Россиянең иң зур икътисади, фәнни-мәгариф, мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе.