Казанга рәхим итегез!
Казан – Россиянең иң тиз үсүче төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасының башкаласы.
Мең еллык тарихы булган Казан Җир шарының иң зур елгаларының берсе – Идел буенда урнашкан.
Казанда 1,2 млн кеше яши, шуларның өчтән бере – яшьләр.
  • Казан турында
    ➜ Борынгы шәһәрнең бай тарихы белән танышырга
    Казан – Россиянең иң тиз үсүче төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасының башкаласы,


    Казанның тарихы 1000-нән артык еллар элек, Казансу елгасы буенда урнашкан биек калкулыкта ныгытма төзүдән башлана. Бүгенге көндә әлеге ныгытма – Казан кирмәне – шәһәрнең иң күренекле урыны, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты.
    Мең еллык тарихы булса да, бүгенге Казан – заманча мегаполис. Шәһәрдә яшәүче һәр өченче кеше яшьләр исәбенә керә. Шуңа да Казанда, тарихи урыннардан кала, күпсанлы, яшьләр өчен кызыклы мәйданчыклар бар: «УРАМ» Экстрим паркы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе, ИТ-парк, «Смена» Заманча мәдәният үзәге, Werk Арт-мәйданчыгы һәм башкалар.
    ➜ Кабатланмас атмосфераны тоярга
    Казан – 115 милләт һәм төрле дин вәкилләренең бер шәһәрдә дус һәм тату яшәвенең ачык мисалы.
    Шәһәрдә 136 дини объект, шул исәптән мәчетләр, православие храмнары, католик костелы, лютеран кирхасы, синагога һәм башкалар эшли.
    Татарстан Республикасы – ислам дине дөньяда таралуның иң төньяк төбәге, аның турында юкка гына «кардагы ислам» дип әйтмиләр. Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусын бирү бүгенге көннәрдәге Татарстанның чикләре урнашкан җирлектә, урта гасырлардагы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елы белән туры килде.

    ➜ Милли колоритны тоярга
    Күп гасырлар дәвамында шәһәрнең йөзен һәм рухын татар һәм рус мәдәнияте традицияләре формалаштыра. Казанда Татарстан Республикасының ике рәсми телен – татар һәм рус телләрен ишетергә, ике халыкның милли аш-суларыннан авыз итәргә, милли костюмнар киеп фотосессия оештырырга яисә милли бәйрәмнәрнең кызган чагына эләгеп, рәхәтләнеп рус әйлән-бәйләннәрендә катнашырга һәм арып талганчы баян астына биергә мөмкин.
    Заманча Казан
    Бүген көндә Казан – Россиянең иң зур икътисади, фәнни-мәгариф, мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе.
    Аның белән якыннанрак танышыйк.
    Казанда вертолетлар, самолетлар, суыткыч җиһазлары, полиэтилен, синтетик каучуклар, медицина һәм оптик приборлар, юу һәм дару чаралары җитештерелә, аларның шактый өлеше экспортка бара.
    Казанның мәдәни күптөрлелеген 1000-нән артык музей, театр, концерт заллары һәм башка объектлар күрсәтеп тора. Шәһәр Ф. Шаляпин исемендәге опера сәнгате, Р. Нуриев исемендәге классик балеты, мөселман киносы Халыкара фестивальләре, төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале, шулай ук татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» белән бөтен илгә танылган.
    Казан – Россиянең спорт башкаласы. Шәһәр 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы, 2015 елда су төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатын, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр Кубогы уеннарын, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын кабул итте.
    Шәһәрнең чын бизәге булып 45 мең кешегә исәпләнгән «Ак Барс-Арена» стадионы тора, аның кырында дөнья футбол йолдызлары Криштиану Роналду, Лионель Месси, Неймар, Антуан Гризманн һәм башкалар уйнадылар.

    Казан – яшьләр шәһәре.


    Казанда 30 югары уку йорты урнашкан. Анда Россия һәм чит ил студентлары бедем ала. 1804 елда нигез салынган Казан федераль университеты Россиянең иң борынгы югары уку йортларының берсе.

    Казан яшь белгечләр өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе дип танылды. Шәһәрдә карьера төзү һәм һөнәри үсеш алу өчен бпрлык шартлар да каралган.

    Яшьләр инициативаларына актив ярдәм күрсәтелә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылган.
    Ислам дөньясы белән күпьяклы яшьләр хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирелә. 2007 елдан ИХО Яшьләр форумы һәм Татарстан яшьләре арасында «Сәләт» хәрәкәте катнашында актив хезмәттәшлек бара. 2012 елда «Сәләт» ИХО Яшьләр форумының әгъзасы булды. 2018 елда «Сәләт» ИХО Яшьләр форумының Евразия офисы идарәсе составына керде. 2020 елда Татарстан Республикасында «Россия – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге Федераль проект офисы ачылды. Аның төп максаты - Россия Федерациясе яшьләренең һәм яшьләр оешмаларының ИХО илләренең яшьләре һәм яшьләр оешмалары белән системалы үзара хезмәттәшлегендә ярдәм итү. Оештырылган зур бренд проектлар арасында ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы, ИХО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы, ИХО илләренең Халыкара яшьләр моделе, «Россия – ИХО» Халыкара яшьләр лагере, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән килгән яшьләр катнашында белем бирү лекторийлары һәм мәктәпләре бар. Чараларны тормышка ашыруда Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм «Сәләт» хәрәкәте актив роль уйный.
    Безнең чараларга кушылыгыз һәм соңгы яңалыкларны белеп торыгыз!