Казан – 2022 елда ИХО Яшьләр башкаласы!


2021 елның ноябрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы идарәсе утырышында Казан шәһәренә «Яшьләр башкаласы – 2022» иемен бирү турында карар кабул ителде. Әлеге исем Ислам хезмәттәшлеге оешмасын күзәтүче илдә, Россиядә урнашкан шәһәргә беренче тапкыр бирелде.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы исеме ел дәвамында эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән яшь лидерларны, шулай ук халыкара оешмаларны, яшьләр коллективларын һәм иҗтимагый фикер лидерларын җәлеп итеп, зур чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу исә, үз чиратында, Россия Федерациясе имиджына уңай йогынты ясый һәм гомуми дөньякүләм максатларны чишүдә яшьләрнең ролен арттыра.

"ИХО яшьләр башкаласы – Казан 2022» чараларының яңалыкларын һәм мөмкинлекләрен күзәтеп барыгыз!
Атмосферага күмелегез һәм киләсе чараларда актив катнашучыларның берсе булыгыз!
Безнең чараларга кушылыгыз һәм соңгы яңалыкларны белеп торыгыз!