Узган чаралар

«Россия - ИХО» яшьләр кампусы

Казанда «Россия - ИХО» яшьләр кампусы дөньяның төрле илләреннән 100 делегат җыйды.
12-16 декабрь Казанда «Россия-ИХО»яшьләр кампусы узды. Чара «Казан-2022 елгы ИХОның Яшьләр башкаласы» халыкара программасының бер өлеше булып тора һәм Россия-Балкан яшьләр форумын һәм «Россия-ИХО» яшьләр форумын үз эченә ала.

Кампус 21 илдән 100ләп делегат җыйды: Россия Федерациясе, Әзербайҗан, Бангладеш, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Мисыр, Индонезия, Казахстан, Камерун, Катар, Кыргызстан, Малайзия, Марокко, Нигерия, Пакистан, Төньяк Македония, Сенегал, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Черногория.

Кампус кысаларында төрле илләрдән килгән яшь белгечләр дипломатиянең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаша, фикердәшләрен һәм партнерларын таба алачак. Иҗтимагый дипломатия өлкәсендәге уртак проектлар өстендә эшләү, ИХО әгъзалары булган дәүләтләр, күзәтүче дәүләтләр һәм Балкан мөселман җәмгыятьләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен планлаштырылган.

Катнашучылар шулай ук яшьләрнең инвестицион базарда идарә итүнең экологик, социаль һәм корпоратив принципларында роле турында фикер алышачаклар. Спикерлар булып «Татнефть», «YoungBusinessHub», «КарбонЛаб» һәм Катар Хәмид бине Халифа университеты вәкилләре чыгыш ясаячак.

Креатив индустрияләр темасына аерым игътибар биреләчәк-катнашучылар өчен креатив брендны эшләү һәм бу проектларны күләмле итү буенча мастер-класс оештырылачак.

Кампусны Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы (ICYF), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр дипломатиясе академиясе, «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, иҗади яшьләр академиясе оештыра.